news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
АИ-92,93 һәм АИ-95 ле бензин сизелерлек арзанайды
Казанда АИ-92,93 ле бензин уртача 82 тиенгә, АИ-95 лесе -35 тиенгә арзанайды
Скопировать ссылку
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Агымдагы атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 маркалы бензинның 1 литры уртача 18 сум 77 тиен, АИ-92,93 ле бензинныкы -18 сум 92 тиен, АИ-95 ле ягулыгыныкы -21 сум 94 тиен торган. Дизель ягулыгының литры 17 сум 16 тиен булган. Моннан күренгәнчә, узган бер атнада Татарстан башкаласында А-76 лы бензин бәясе үзгәрешсез калган. Калган төр мотор ягулыгы бәясенә килгәндә, АИ-92,93 ле бензин 82 тиенгә, АИ-95 лесе -35 тиенгә арзанайган. Дизель ягулыгы, киресенчә, 10 тиенгә кыйммәтләнә төшкән.
Узган атна йомгаклары буенча, Идел буе федераль округында 19 сум 50 тиен торган иң кыйммәтле А-76 бензины - Киров шәһәрендә, 21 сум 42 тиенлек кыйммәтле АИ-92,93 ле бензин һәм 23 сум 32 тиенлек АИ-95 ле ягулык - Саранскида, 18 сум 50 тиенлек дизель ягулыгы Уфада теркәлгән. Иң арзанлы А-76 лы бензин узган атнада да Оренбургта сатылган. Биредә аның бәясе 17 сум 26 тиен күләмендә калган. 21 сум 55 тиенлек АИ-95 ле бензин Пензада сатылган. Ә иң арзанлы АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы һаман да Казанда. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot