news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды

Узган атнада беренчесе-7, икенчесе-15 тиенгә арзанайды

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Узган атнада Казанда А-76 лы һәм АИ-95 ле бензин бәяләре үзгәрешсез калды, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе. Аларның литры уртача 19 сум 92 тиен һәм 23 сум 36 тиен күләмендә саклана. Ә менә АИ-93,92 ле бензин хакы соңгы бер атнада 7 тиенгә төшкән һәм аның литры уртача 21 сум 47 тиеннән сатыла. Берничә атна бәяләр үзгәреше кичермәгән дизель ягулыгы да 15 тиенгә арзанайган. Хәзер аның литры өчен Татарстан башкаласында уртача 17 сум 88 тиен сорыйлар.
Идел буе округына кергән башка төбәкләр үзәкләренә килгәндә, узган атнада Уфа, Самара, Киров, Ижевски, Оренбург һәм Саратовта бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре үзгәрмәгән.Шул рәвешле, Идел буенда иң кыйммәтле А-76 лы бензин һаман да Йошкар-Олада. Аның литры биредә уртача 20 сум 46 тиеннән сатыла. Түбән Новгородта иң кыйммәт бәяләр популяр бензин маркаларында. АИ-93,92 ле бензинның литры биредә хәзер 23 сум 01 тиенгә, АИ-95 ле бензинныкы-25 сум 07тиенгә җитә. Уфада инде берничә атна дәвамында иң кыйммәтле дизель ягулыгы теркәлгән ( литры 19 сум 30 тиен).
Соңгы бер атнада округта иң арзанлы бензин Самарада күзәтелгән. Биредә А-76 лы бензинның литры уртача 18 сум 43 тиен, АИ-93,92 ленеке - 21 сум 11 тиен һәм АИ-95 ле бензинныкы-23 сумнан сатыла. Дизель ягулыгының иң арзанлысы, гадәттәгечә, Казанда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100