Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
АИ-92,93 ле бензин бәясе бераз күтәрелде
Шуңа карамастан, ул Идел буе округында иң арзанлысы
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). А-76 лы бензинның литры уртача 18 сум 86 тиен, АИ-92,93 ле бензинныкы-19 сум 81 тиен, АИ-95 ле ягулыкныкы-22 сум 47 тиен, дизель ягулыгы-18 сум 11 тиен тора. Узган атнада Казанда мотор ягулыгының уртача бәяләре әнә шуннан гыйбарәт булган. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы бер атна эчендә А-76 лы һәм АИ-95 ле бензин хаклары үзгәреш кичермәгән. Ә менә дизель ягулыгы 12 тиенгә, АИ-92,93 ле бензин 3 тиенгә күтәрелгән.
Идел буенда иң кыйммәтле АИ-92,93 ле, АИ-95 ле бензин һәм дизель ягулыгы –Түбән Новгородта. Биредә аларның литры уртача 22 сум 14 тиен, 24 сум 8 тиен һәм 19 сум 67 тиен тора. Ә иң кыйммәтле А-76 бензины Йошкар-Олада.
Бераз күтәрелә төшүгә карамастан, Казанда сатылучы АИ-92,93 ле бензин безнең округта иң арзанлысы санала. Литры 17 сум 52 тиенлек А-76 лы һәм литры 21 сум 82 тиен торган АИ-95 ле бензин Оренбургта сатылган. 17 сум 93 тиенлек арзанлы дизель ягулыгы узган атнада Пензада сатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз