news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәй-2025: ишегалды уеннары, авылларда лагерьлар, паркларда гаилә өмәләре, бию кичәләре...

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 1нче июньнән «Татарстанда җәй» программасы старт алды. Программа чаралары җәй буе дәвам итеп, сентябрьне дә үз эченә ала.

Җәй-2025: ишегалды уеннары, авылларда лагерьлар, паркларда гаилә өмәләре, бию кичәләре...
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Һәркем күңеленә нәрсә якын, шул чара турында афишаны сайттан эзләп таба алачак: шәһәр-бистәләрдә спорт турнирлары, концерт, күргәзмәләр, ишегалды бәйрәмнәре, мастер-класслар, гаилә белән төрле чаралар – барысы да leto2025.tatar платформасында. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә өлкәннәрнең һәм балаларның җәйге ялын кайгыртучылар барысы хакында да тәфсилләп сөйләде.

  • «Татарстанда җәй» платформасы - Татарстанның һәр почмагында чара таба алырлык афишалар агрегаторы.

«Безнең максат – татарстанлыларга күңелле җәй бүләк итү»

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, иң элек, республикада җәмәгать киңлекләрен булдыруга зур әһәмият бирелүе турында ассызыклады. Әлеге программага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангыч биргәнен искәртте. «Рөстәм Нургалиевич халыкның үзара аралашып яшәвенә бик зур игътибар бирә, чөнки аралашып, кеше үсә, алга таба атлый. Шул рәвешле, бөтен республика алга хәрәкәттә», – диде.

Ләйлә Фазлыева парк һәм скверлар программасына да ун ел тулганын искәртте. «Әле кичә генә беренче парклар ачылган иде, ә бүген инде 422 җәмәгать киңлеге бар. Бу эшләргә 26 млрд сум акча тотылган. Бүген алар уңай мохит җирлекләре булып санала. Очрашып, бергә рәхәтләнеп вакыт уздырырлык урыннар күп», – диде вице-премьер.

Ул Татарстанда «Безнең ишегалды» программасына да биш ел тулганын әйтеп үтте. Программа буенча 5174 ишегалды яңартылып, аларга икенче сулыш өрелгән.

Фото: © «Күрше Фест» матбугат хезмәте

Ләйлә Фазлыева быел гамәлгә куелган «Күрше Фест» проекты турында да әйтте. Әлеге проект күршеләр белән дустанә яшәү, халыкны йорт ишегаллары һәм урамнары тормышында актив катнаштыруга юнәлдерелгән. Төзү белән генә түгел, яшәгән җиребездә тормыш гөрләп торсын, дигән теләктә вице-премьер. Проектта һәркем катнаша ала: үз йорт ишегалды, яшәгән урамында берәр кызыклы чара уйлап табарга һәм аны тормышка ашыруга финанс ярдәме алырга мөмкин.

«Безнең максат – татарстанлыларга вакыйгаларга бай, күңелле җәй бүләк итү, республиканы туристлар кызыгырлык итү. Республикага килгән туристлар уңайлы скверлар, матур чәчәк композицияләрен күреп, сокланып йөрүен ишетәбез», – диде Фазлыева.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Чара оештырырга теләгән һәркем «Татарстанда җәй» платформасында үзенең вакыйгасын кертә ала»

«Татарстанда җәй» платформасы турында тулырак Шәһәрләр үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

«Чаралар төрле форматта уза – 10ар мең кеше җыя торган зур концертлар да, кинолар да күрсәтеләчәк, ярминкәләр дә оештырыла. Кечкенә балалар өчен дә, тулы бер шәһәрләрне берләштергән вакыйгалар да көтелә», – диде.

Фото: скриншот

Чара оештырырга теләгән һәркем «Татарстанда җәй» платформасында үзенең вакыйгасын кертә ала. Моның өчен вакыйгага кадәр кимендә җиде көн алдан сайтта кире элемтә формасын тутыру кирәк. Чараның парк, сквер, йорт ишегалды кебек ачык һавада узуы шарт. Хәзерге вакытта сайтта афишада 45 районда 247 чара турында мәгълүмат күрергә мөмкин.

Наилә Зиннәтуллина «Күрше Фест» бәйгесе турында да әйтте. Катнашырга теләүчеләрдән «Татарстанда җәй» программасы сайтында 15нче июньгә кадәр заявкалар кабул ителә. Оештыручылар әйтүенчә, мастер-класслар да, спорт ярышлары, төрле гаилә бәйгеләре дә үткәрергә мөмкин. Наилә Зиннәтуллина заявкалар инде шактый кабул ителгәнен, 30нчы июньгә нәтиҗәләр чыгарылачагын әйтте. Җиңүчеләрне 1нче июльдә игълан итәчәкләр.

«Ура, авылга!» һәм «Безнең ишегалды уеннары»

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов ике зур җәйге проектка җентекләп тукталды – «Безнең ишегалды уеннары» һәм «Ура, авылга!».

Ишегалды уеннары сигез районда – Бөгелмә, Буа, Алабуга, Лениногорск, Яшел Үзән, Тәтеш, Чистай, Түбән Кама районнарында гөрләячәк. «1 нче июньнән җәй азагына кадәр генә түгел, хәтта сентябрь азагына кадәр ишегалларында 10-14 көнлек сменалар узачак. Проект әби-бабасына читкә кунакка яки лагерьга бара алмаган балаларны мәшгуль итүгә каралган. Өлкән сыйныф укучылары әйдаманнар булып, туп белән уеннарга, качышлы, куышлы уеннарына ишегалдындагы кечкенә балаларны җәлеп итәчәк», – диде Тимур Сөләйманов.

«Ура, авылга!» проекты авылларга каникулларга кайткан балалар өчен. Татарстанның 10 районында 30 авыл җирлеге шушы проектны үзендә сынап караячак. Гадәттә, ата-аналар балаларын авылга әби-бабасы янына ялга кайтара. Ул ял тагын да күңеллерәк узсын өчен, авылларда бер атналык лагерьлар оештыру ниятләнә. Шушы авылдан чыккан яшьләргә балаларны уйнату, аларга кызыклы дәресләр оештыру, шөгыльләр табу өчен, бер атнага әйдаманнар булып авылга кайтырга тәкъдим итәләр. «Без башта әйдаманнарны эшләргә өйрәтәбез. Акча да эшләрләр, ялларын да файдалы үткәрерләр», – диде Тимур Сөләйманов.

Аның фикеренчә, мондый лагерьлар балаларга туган телдә күбрәк аралашу өчен дә файдалы җирлек булачак. «Элек бит балалар авылларга кайткач, әби-бабаларыннан татар яки башка үз туган телләренә өйрәнәләр иде, хәзер, киресенчә, оныклар авылларга кайтып, өлкәннәрне рус теленә өйрәтә», – дип ачы хакыйкатьне дә искәртте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тимур Сөләйманов «Бию» яшүсмерләр дискотекасын мисалга китерде. Татарстан районнарында ул атна саен уздырыла, аларга инде 16 мең кеше килеп биегән, шунда ук мастер-класслар да үтә. «Яшүсмерләр биюче генә түгел, оештыручы да, үзләре диджей, алып баручы да. Кама Тамагында дискотека үтте. Биергә оныклары белән килүчеләр дә булды, рәхәтләнеп бергә биегәннәр», – диде.

Тимур Сөләйманов җәен мәктәп яны, стационар, чатыр лагерьларында төрле сменаларда 200 меңнән артык бала ял итәчәген әйтте. Яшел Үзән районында яңа «Мечта» лагере ачылганын искәртте. «Алдынгылар хәрәкәте» өчен 100 профильле смена оештырылып, анда 13 меңләп бала катнашачак. «Фәнни сменалар бар. Талантлар университеты белән берлектә, «Алдынгылар вакыты: новаторлар» фәнни сменасы, «Планетаны сакла» экологик сменасы, 17нче июньнән 4 нче июльгә кадәр «Костер» лагеренда «Илне ач» патриотик сменасы үтәчәк. Катнашучылар Татарстан буенча үзләренең туристик маршрутларын төзиячәк. Әлеге сменаларга заявкалар кабул ителә», – дип сөйләде.

Тимур Сөләйманов иҗади сменалар булачагына да игътибарын юнәлтте. «Расскажи о главном» программасы да мөһим. Булган вакыйгаларны кызыктырырлык итеп сөйли белергә кирәк. Бу смена балаларны кызыклы форматта социаль челтәләр аша сөйләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән», -диде.

26 нчы июльдән 1нче августка кадәр Биләрдә смена узачак. «Һәр районнан 25-30 бала җыелып, чатыр лагеренда аларны җиде көнлек күңелле ял көтә», – диде Тимур Сөләйманов.

«Җәй ул – тыгыз аралашу чоры, балаларның үзара, төрле буыннар белән аралашып яшәве мөһим. Барыбыз да гаджетларны читкә кую кирәклеген аңлыйбыз, ләкин моның өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә республикада андый шартлар бар: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте контролендә бик яхшы инфраструктура булдырылган. Җәй балалар өчен файдалы узарга тиеш», – диде.

Паркларга төрле эшләрдә булышырга гаиләләрне дә чакыралар

Казан парклары һәм скверлары дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова әйтүенчә, Казан паркларында өч ай эчендә 600 дән артык чара үткәрү планлаштырылган. Җәйнең беренче көнендә үк Казан скверларында 17 чара узган.

Парк һәм скверларда тәртип булсын, алар тагын да ямьләнсен өчен, җәмәгатьчелекне дә төрле эшләрдә катнашырга чакыралар.

«Без үз куллары белән булышырга теләгән барлык кешеләрне – шәһәр халкын, туристларны, җәмәгать киңлекләре пөхтә, төзек булып калсын өчен, «Парк геройлары» проектында катнашырга чакырабыз. Барлыгы дүрт паркта оештырыла. Һәр эшкә аерым волонтерлар группасы җыябыз, социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз. Узган шимбәдә генә җиде кеше беренче акциядә катнашып, шактый эш башкарды, аларга бик зур рәхмәт», – диде Айгөл Латыйпова.

Ул Казанда былтыр ачылган «Елмай» паркына аерым тукталды. Анда җәй көне 150 чара үткәрергә җыеналар. «Паркта көн саен 20 мең кеше ял итә, ял көннәрендә 40 меңгә җитә. Безнең «Гаилә белән төзү» проекты бар. «Елмай» паркында кулга чүкеч, кадаклар тотып, кояштан каплану өчен, павильон төзергә була», – дип белдерде дирекция җитәкчесе. Ул, шулай ук, «Елмай» паркында «Ата-аналар нәрсә турында сөйли» клубы – балаларны тәрбияләү тәҗрибәсе буенча ата-аналар өчен тематик очрашулар узуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Айгөл Латыйпова «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә үткәрелә торган «Яшүсмерләр дирекциясе» турында да әйтте. 180 кешедән дүрт яшүсмерне сайлап алганнар, алар «Елмай» паркы командасына кушылып, аны тагын да күңеллерәк итүгә үз өлешен кертәчәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә Серов бульварында төрле чаралар үткәрү ниятләнә. Спорт тренировкалары, сәхнәләштерелгән күренешләр, мастер-класслар һәм башкалар.

Кабан күле яр буе программасы «Юл» исеме астында узачак. Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестның камера концертлары, Татарстан документаль киносын күрсәтү, «фатирник»лар планлаштырыла. Шулай ук, анда татарча бию мастер-класслары үтәчәк. «Һәр пәнҗешәмбе саен яр буе зур бер бию мәйданчыгына әйләнә, анда меңләгән кеше җыела», – диде Латыйпова.

Яшел үсентеләргә сакчыл карашны Шәһәр бакчачысы мәктәбендә тәрбиялиләр. Балалы гаиләләр өчен җәмәгать бакчалары форматы эшләячәк – кул хезмәте аша балаларны табигатькә сакчыл булырга өйрәтү күздә тотыла. «Былтыргы орнитологик прогулкаларга быел ботаник экскурсияләр дә өстәлә: катнашучылар шәһәр парклары флорасын өйрәнәчәк», – диде дирекция җитәкчесе.

Зур Зәңгәр күлдә җәяүлеләр экускурсияләре, экокласслар, мастер-класслар көтелә. Августта Казансу яр буенда «Шәһәр кешесе – галим» балалар шәһәр лабораториясе эшли башлый.

22 нче июньдә – Хәтер һәм кайгы көнендә «Черек күл» паркында «Моабит дәфтәре»н уку чарасы үткәрелә. «Бу чара үзенә күрә республика тарихы һәм геройлары турында искәртү максатын күзаллый», – дип белдерде Айгөл Латыйпова.

Ул былтыр биюгә багышланган чаралар сай булуын искәртеп, быел хореографиягә күбрәк игътибар биреләчәген әйтте. Черек күлдә «Ирекле форма» бию фестивале узачак.

Дирекция җитәкчесе «Татарстанда җәй» платформасы (leto2025.tatar сайты) әһәмиятен билгеләп узды. «Барлык чаралар турында да мәгълүматны кеше белеп бетермәскә мөмкин, шуңа күрә сайт файдалы ресурс булыр, анда һәркем үз ихтыяҗын канәгатьләндерә алырлык теләгән чарасын табып, шунда бара алыр дип ышанабыз», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot