Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгъзам Гобәйдуллин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тормыш иптәше Суфия ханым белән 65 нче сайлау участогына килеп, РФ Президентын сайлауда катнашты. «Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе матбугат хезмәтендә сайлау участогы Казанның 96 нчы гимназиясендә урнашканын әйттеләр.
Тавыш биргәннән соң, Гобәйдуллин сайлау кампаниясе беренче тапкыр махсус операция һәм көнбатыш санкцияләре шартларында узганын искәртте. Шуңа күрә Россия халкына берләшеп, үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтү мөһим, дип саный ул.
«Илебезнең, балалар, оныкларның киләчәге бүген безнең сайлауга бәйле. Татарстанлылар тавыш бирү барышында югары активлык күрсәтеп, тавышларын куәтле һәм көчле Россия өчен биреп, дөрес адым ясарлар дип ышанабыз!» – диде Гобәйдуллин.
- РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз