news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгъзам Гобәйдуллин Россия Президенты рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Әгъзам Гобәйдуллин Россия Президенты рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Фото: ТР Муниципаль берәмлекләре советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне Гобәйдуллинга Җирле үзидарәне үстерү бөтенроссия ассоциациясе рәисе, Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко тапшырды.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot