news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгъзам Гобәйдуллин Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Әгъзам Гобәйдуллин Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде
Фото: ТР Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең телеграм-каналы

Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Ул үз тавышын Казанның 96 номерлы гимназиясе бинасында урнашкан 65-нче сайлау участогында бирде, дип хәбәр ителә ассоциациянең телеграм-каналында.

«Бүген без киләчәгебезне сайлыйбыз, икътисадның, социаль өлкәнең үсеше өчен, иминлегебез өчен, махсус хәрби операция зонасында Туган ил мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен тавыш бирәбез», - диде Гобәйдуллин.

Ул Татарстан халкын актив гражданлык позициясен күрсәтергә һәм үз тавышын бирергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot