Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгъзам Гобәйдуллин алдан тавыш бирү процедурасында катнашу өчен документларын тапшырды
«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Әгъзам Гобәйдуллин «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү процедурасында катнашу өчен документлар тапшырды. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гобәйдуллин сүзләренчә, праймеризда катнашу аңа мәгариф системасы һәм кадрлар проблемаларын хәл итү турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул студентлар, укытучылар, экспертлар һәм җитәкчелек составы мәнфәгатьләрен тәкъдим итәргә планлаштыра.
«Шушы елларда без урта һөнәри белем бирү системасында зур юл уздык. Бу үзгәрешләр министрлыклар, ведомстволар, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлектә булды. Ләкин, нәкъ менә закон чыгару өлкәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә безнең мәгариф системасын сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгара алачакбыз», - дип уртаклашты Гобәйдуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә булып тора. Проблеманы хәл итү өчен, һөнәри юнәлеш моделен яңартырга, балаларны яшьтән үк әзерли башларга кирәк. Бу эшкә дәүләт органнары, предприятиеләр, ата-аналар һәм мәгариф учреждениеләре җәлеп ителергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз