(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 10 декабрь көнне ике республиканы - Башкортстан белән Татарстанны тоташтырган Агыйдел елгасындагы боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүген бозның калынлыгы 30 см һәм ул җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә.
Әлегә 3 тоннага кадәрге транспортларга юл ачык. Алга таба бозны калынайту эшләре дәвам итәчәк һәм якын киләчәктә авыр техникаларга да юл ачылачак. Быел Агыйдел аша кышкы юл, башка еллар белән чагыштырганда, 2 атнага алданрак ачылды, дип белдерә Актаныш җирле басмасы.