Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Агыйдел" ансамбле Казанда "Туган җирем – алтын бишегем" концерты белән чыгыш ясый
Концертны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы трансляцияләячәк.
(19 декабрь, Казан, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Актаныш районының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Туган җирем – алтын бишегем” дип аталган концерт программасы тәкъдим итә.
Ансамбль җитәкчесе Лилия Ялалова: “Концерт программасы үзебезнең җирлеккә хас милли халык көйләренә нигезләнеп, ансамбль артистлары Идел буе төбәге халыкларының биюләрен башкарачак. Бүгенге концерт программасына татар, Әстерхан татарлары да, керәшеннәр, башкорт, рус, мари халкы биюләрен алдык. Барлыгы тугыз бию. Ретро җырларны, халык яратып тыңлый торган, кушылып җырлый торган җырларны безнең хор артистлары һәм хор үзе башкарачак. Җырлы-биюле номерлар белән үрелеп барган матур концерт булыр дип көтелә”, – диде.
“Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең дәүләт статусын алуга әле 4 ел гына булса да, аларның тарихы бик бай. Аларның оешуына инде 50 ел тулган. Ансамбльнең чыгышлары белән Татарстан халкы гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Германия, Венгрия илләре тамашачысы да таныш. Коллектив тулысынча профессиональ җырчылар, профессиональ биючеләр белән тупланган. Репертуарларны яңа биюләр белән баетып торалар. Репертуарда күбрәк татар биюләре булса да, башка милләт биюләре дә бар.
Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн трансляциядә күрсәтәчәк.
Трансляцияне карау өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/17/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз