news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агымдагы уку елында һәр мәктәп ашханәсен Роспотребнадзор өстәмә тикшерәчәк

Быел тикшерү вакытында ризыкның ашалмыйча калган өлешен дә исәпли башлаганнар.

Агымдагы уку елында һәр мәктәп ашханәсен Роспотребнадзор өстәмә тикшерәчәк
Рамил Гали

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе агымдагы уку елында һәр мәктәп ашханәсен планнан тыш тикшерәчәк. Бу турыда тикшерүче оешманың Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Россия Президенты Роспотребнадзорга башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итә торган һәр мәктәптә тикшерү үткәрүне йөкләде. Без бу тикшерүләрне ноябрьдә башладык. Республикада 1589 мәктәп тикшерелергә тиеш. Бүгенге көндә 408е тикшерелде. 220 мәктәптә санитар кагыйдәләр тиешенчә үтәлмәве ачыкланды. Аларның барысы да тиз арада хәл ителә торган характерда», — диде Марина Патяшина.

Тикшерү вакытында кухня инвентарен эшкәртү режимы үтәлмәве, продукциянең маркировкасы булмау, чи ит янәшәсендә башка төр азык-төлек саклау кебек кагыйдә бозулар ачыкланган. Ике мәктәптә ризыкның температурасы тиешеннән түбәнрәк булган. Тәлинкәгә салынган төшке аш температурасы 60 градустан ким булмаска тиеш, дип аңлатты белгеч.

Санитар врачлар шулай ук ризыкның расланган менюга туры килүен бәяли. Моннан тыш, лаборатор тикшерүләр ярдәмендә ашның пешеп җитүе, калорияләр саны һәм сыйфаты исәпләнә.

2020 елдан Роспотребнадзор ризыкның ашалмыйча калган өлешен дә исәпли башлаган. Тикшерелгән объектлар буенча ул 20 процентка кадәр тәшкил иткән. «Мәктәпләргә, районнарга һәм укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүче оешмаларга чүп чиләгенә атылган ризык күләме буенча тирән анализ ясаячакбыз. Аның проценты республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак булса, чираттан тыш тикшерү үткәрү өчен сәбәп булачак», — дип кисәтте Татарстанның баш санитар врачы.

«Мәктәптә туклануны оештыру һәрвакыт Роспотребнадзорның җентекле рәвештә тикшерү объекты булды. Ел саен без якынча 500-600 мәктәпне тикшерәбез. Узган уку елында 572 мәктәпне тикшердек. 78 процентында санитар кагыйдәләр бозу ачыкланды. Барлыгы 4 миллионнан артык сумга 960 штраф салынды. Җиһазлары эшләмәү сәбәпле 3 мәктәп ашханәсенең эшчәнлеге туктатылды», — диде Марина Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100