Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Агымдагы һәм киләсе ел бюджетына үзгәрешләр кертеләчәк
Агымдагы һәм киләсе ел бюджетына үзгәрешләр кертеләчәк
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Альбина Фәхрисламова). Бүген өченче чакырылыштагы ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында депутатлар 2004 һәм 2005 еллар бюджетына үзгәрешләр кертүче закон проектларын беренче укылышта кабул итте.
Депутатларда агымдагы ел бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү генә сораулар тудырган. Әлеге законга төзәтмәләр дүртенче тапкыр кертелә. Искә төшереп үтәбез, ел ахырына кадәр республика бюджетына керергә тиешле өстәмә керемнәрнең гомум суммасы 8,7 миллиард сум тәшкил итә. Аларның 4,3 миллиард сумы - республика акчалары, 3,3 миллиард сумы максат фондлары һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджеттан килгән акча. Өстәмә керемнәрне бюджет дефицитын финанслауга, авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә, шулай ук Казан объектлары төзелеше һәм реконструкциясенә 1,5 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирүне кертеп, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм һәм транспорт оешмаларына ярдәм итүгә капитал салуга юнәлдерү ниятләнә.
Депутатлар Хөкүмәтнең киләсе ел бюджетының керем өлешен 2,2 миллиард сумга арттыру турында үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдименә теләктәшлек белдерде. Үзгәрешләр федераль бюджеттан планлаштырылган керемнәрне ачыклау белән бәйле. "Казан шәһәренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү" проектын гамәлгә кую өчен, грант турындагы килешүләр буенча алынган 1,5 миллиард сум күләмендә акча башкала бюджетына юнәлдереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз