news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында төлкеләр санын көйләү буенча эш алып барыла

Актаныш районында кыргый хайваннар санын көйләү буенча эш алып барыла. Агымдагы елның 10 аенда Актаныш районында 153 төлкене атканнар. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районның аучылык хуҗалыгы рәисе Ильяс Галләмов сүзләренчә, ел башыннан быел 153 төлке атылган. Шуның 50дән артыгы - октябрь аенда.

«Мал-мөлкәткә зыян салган бу хәйләкәрләрне күрсәгез, кичекмәстән җирлек башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билгеле, авыл урамында, шәхси йортлар арасында ату тыела. Ә төлкеләрнең күбесе, кызганыч, ташландык, агач баскан ихаталарда, «күршедә» генә яшәп ята», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100