news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агымдагы елның узган 5 аенда ТР да сәнәгатьтә җитештерү күләме 400 млрд.сум тәшкил иткән

Ел ахырына ул 915 млрд.сумга җитәр дип фаразлана

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 5 аенда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләме 400 млрд.сум тәшкил иткән, сәнәгатьтә җитештерү индексы, узган елның шул чорына караганда, 8 процентка артыграк булган. Машина төзелеше тармагындагы эре һәм урта предприятиеләрдә бу чорда 26,6 млрд.сумлык продукция җитештерелгән. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре исә сәнәгатьтә җитештерү индексын якынча 2 процентка арттырып, 12,6 млрд.сумлык продукция җитештергән. Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре өлешенә -130,4 млрд.сумлык, нефть химиясе комплексы өлешенә-59,1 млрд.сумлык продукция туры килә. Соңгысы җитештерү күләмен якынча 22 процентка күтәрүгә ирешкән. Электр һәм җылылык энергиясе производствосында товар продукциясе күләме 17,3 млрд. сум тәшкил итә. Җиңел сәнәгать предприятиеләре узган 5 айда сәнәгатьтә җитештерү индексын 18,3 процентка арттыра алган.
Беренче кварталда республика сәнәгать предприятиеләрендә сальдолы финанс нәтиҗәсе (гомуми керем күләме белән предприятиегә алынган зыян арасындагы аерма), узган елның шул чорына караганда, якынча 18 процентка артып, 27,6 млрд. сум тәшкил иткән. Гыйнвар-март айларында сәнәгатьтә хезмәт куючыларның уртача эш хакы күләме 18 500 сум булган. 2009 елның беренче кварталы белән чагыштырганда аның 17 процентка үсүе күзгә ташлана.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгынан алынган мәгълүматларга караганда, бу ел ахырына республикада сәнәгатьтә җитештерү күләме 915 млрд. сумга җитәргә тиеш. Ә сәнәгатьтә җитештерү индексы, 105,5 процент булыр дип көтелә.




news_right_1
news_right_2
news_bot