news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Агымдагы елның ике аенда Казан юлларында 26 бала зыян күргән

^Агымдагы елның ике аенда Казан юлларында 26 бала зыян күргән

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Агымдагы елның ике аенда Казан юлларында булган 24 юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаган 26 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, үлүчеләр юк, дип хәбәр итә Казан ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, балалар катнашында юл һәлакәтләре саны 14,3 процентка арткан, зыян күрүче балалар саны – 23,8 процентка. Яшь казанлылар гаебе белән 8 юл һәлакәте булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган сәбәпләре – ярамаган урында юлны аркылы чыгу һәм туктап торган транспорт артыннан кинәт машина юлына чыгу.

news_right_1
news_right_2
news_bot