Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Агымдагы елның 9 аенда «Татнефть» ААҖ саф табышын сумнарда өчтән бер өлешкә арттырды
Халыкара стандартлар буенча керем долларда 19 процентка арткан
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген «Татнефть» ААҖ 2014 елның 3 һәм 9 ае буенча финанс халыкара стандартлары буенча консолидацияләнгән хисабын бастырды.
Төркемнең сатудан һәм төп эшчәнлегеннән башка керемнәре, читкә чыгару пошлиналарын һәм акцизларын исәпкә алып, 2014 елның өченче кварталында 127 млрд сум (3,5 млрд АКШ доллары) тәшкил иткән, узган ел шул чорда 123 млрд сум (3,76 млрд доллар) булган.
9 айда консолидацияләнгән табыш 372 млрд сум (10,5 млрд доллар) тәшкил иткән, узган елның шул чорында - 334,6 млрд сум (10,58 млрд доллар).
III кварталда саф табыш 22019 млн сум (608 млн доллар) булган, 9 айда саф табыш - 73,58 млрд сум (2 млрд доллар). Шулай итеп, үсеш сумнарда 33,4 процент исәпләнә, әмма долларда 18,9 процентка төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз