news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан 158 меңнән артык мигрантны кабул иткән

Республикага килгән төп мигрантлар агымы - Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан һәм Украинадан.

 (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан Татарстанга 158 меңнән артык мигрант килгән. Аларның күбесе, 54 меңнән артык кеше - Үзбәкстаннан. Икенче урында Таҗикстан - 18 меңнән артык кеше, аннары Украина, аннан 8 мең мигрант килгән. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ведомствоара "Миграция сәясәте өлкәсендә үзара бәйләнеш турында килешүләр" кысаларында "түгәрәк өстәл"дә Миграция мәсьәләләре идарәсенең бүлек җитәкчесе Айрат Кәримов белдерде.

Ерак чит илләр арасында мигрантлар саны буенча Төркия (10 мең чамасы кеше), Кытай (5,5 мең) һәм Германия (4,5 мең) лидерлык итә. 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда Татарстан территориясендә 67,5 мең чит ил гражданы яши. Быел Татарстанда 157 ил гражданы булган дип хәбәр итә республика Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Халыклар ассамблеясенең эш планнары һәм проектлар турында сөйләделәр. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия хокук саклау органнары, Ассамблея һәм Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Прокуратурасы, Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм башка дәүләт структуралары, хокук саклау органнары, Ассамблея һәм республика Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, шулай ук милли иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

Очрашу азагында хакимият органнары һәм милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре үз проблемалары һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100