Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Агымдагы елның 6 аенда сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 җинаять теркәлгән
Хезмәт урыныннан файдаланып башкарылган, коррупция белән бәйле 49 җинаятькә чик куелган. Шуларның 27се – ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләр булган
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның 6 аенда сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 җинаять теркәлгән. Бу турыда бүген Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре белән очрашуда Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хәбәр итте.
Очрашуда билгеле булганча, хезмәт урыныннан файдаланып башкарылган, коррупция белән бәйле 49 җинаятькә чик куелган. Шуларның 27се – ришвәтчелек белән бәйле җинаятьләр булган. Бу төр җинаятьләрдә 21 кеше фаш ителгән.
Мәсәлән, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан быелның 22 гыйнварында 4-нче шәһәр сырхауханәсенең табиб-терапевтының студенттан 2 мең сум күләмендә ришвәт алуы ачыкланган. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 2-нче бүлегенең 290 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Быелның 11 февралендә Федераль медицина-социаль тикшерү бюросының Татарстан буенча бүлегенең күз табибы 6 мең сум һәм балаларга күрү сәләте буенча инвалидлыкны рәсмиләштергән өчен 7 мең сум күләмендә ришвәт алган. Ул эш урынында тотылган. 2005 елдан башлап 2009 елның 7 августына кадәр Федераль медицина-социаль тикшерү бюросының Татарстан буенча бүлеге филиалы җитәкчесе, хезмәт урыныннан файдаланып, кешене инвалид дип табу тәртипләрен бозып, рәсми документларга ялган мәгълүмат керткән булган. Икесенә карата да җинаять эшләре кузгатылган.
Быелның 26 мартында милиция хезмәткәрләре тарафыннан җинаять урынында Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе травматологы операция үткәргән өчен 4 мең сумлык ришвәт алган өчен тоткарлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз