news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агымдагы елның 6 аенда республиканың дәүләт хакимияте органнарына коррупция күренешләре буенча 45 мөрәҗәгать булган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы агымдагы елның беренче яртыеллыгында коррупцион характердагы 403 җинаятьнең эзенә төшкән

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хокук саклау органнары коррупциягә каршы көрәш юлында хокук бозуларга чик кую буенча актив эш алып бара. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы агымдагы елның беренче яртыеллыгында коррупцион характердагы 403 җинаятьнең эзенә төшкән. Хезмәт урынында алдау белән бәйле 108, ришвәтчелеккә кагылышлы 138, хезмәти вәкаләтләреннән законсыз файдалану буенча 89 һәм андый вәкаләтләрне арттырып җибәрү белән бәйле 54 факт ачыкланган. Әлеге мәгълүматларны бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе урынбасары Ольга Семенова җиткерде. Матбугат очрашуында журналистларга 2014 нче елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре хәбәр ителде.

Ольга Семенова ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, республикада “2015-2020 нче елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кабул ителгәнен искәртеп үтте. Аның кысаларында төп 10 юнәлеш тормышка ашырыла, аларның берсе – коррупция торышына мониторинг тикшеренүләре аша бәя бирү. Мониторинг үткәрү вәкаләтләре ТР ның социаль-икътисади мониторинг буенча комитетына йөкләнгән. “Мониторинг коррупциянең гомуми дәрәҗәсен бәяләргә, икътисад секторында коррупция аеруча киң таралыш алган “кайнар” нокталарны ачыкларга мөмкинлек бирә, эшкә җигелә торган коррупциягә каршы чаралар нәтиҗәләрен теркәп тора, бу үткәрелә торган чараларны оператив төстә төзәтеп барырга мөмкинлек бирә һәм коррупциянең үзгәреш кичерә торган шартларга яраклашуына юл калдырмый”, - дип бәян итте Ольга Семенова.

Ул 2012 нче елдан бирле республикада “Халык контроле” системасы гамәлдә булуын искәртеп үтте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында “Халык” контроле”нда гражданнардан 13 меңнән артык мөрәҗәгать бастырылган. Иң активлар исәбендә Казан, Бөгелмә, Кукмара районнары халкын әйтеп узды, Кайбыч районында мөрәҗәгать итүчеләр, башкалар белән чагыштырганда, күпкә азрак. “Мөрәҗәгатьләрнең күп булуы, җирле үзидарә органнары, кеше тормышы һәм эшчәнлегенә кагылышлы дәүләт ведомстволары эшендәге җитешсезлекләр булуы турында сөйләргә мөмкин”, - диде Ольга Семенова.

Аның әйтүенчә, муниципаль берәмлекләрнең хакимият органнарында коррупция ихтималлыгы югары булган зоналар, гражданнарның коррупциягә нисбәтле фактларбуенча мөрәҗәгатьләренә, халыкның коррупция дәрәҗәсен үзгәртү турындагы фикеренә, халыкның җирле хакимият органнары эшеннән канәгатьлелек дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Ольга Семенова ассызыклаганча, коррупциягә каршы көрәш советы утырышыннан соң, күп кенә муниципаль районнар моңа игътибарны юнәлтеп, риск зонасы дип билгеләргә җирлек тудырган сәбәпләрне өйрәнү һәм юкка чыгаруга нигезләнгән эш алып бара.

Ольга Семенова әйтүенчә, 2014 нче елның 6 ае эчендә республиканың дәүләт хакимияте органнарына коррупцион һәм хезмәт вәкаләтләреннән законсыз файдалану күренешләре буенча 45 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу, 2013 нче елның беренче яртеллыгы белән чагыштырганда, 2 тапкыр азрак.

ТР Президент Аппаратына беренче яртыеллыкта 5 министрлык һәм ведомствоның вазифаи затларына карата 7 шикаять юлланган. Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Саба, Спас, Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәре вазифаи затларына карата икешәр мөрәҗәгать теркәлгән.

Ольга Семенова хокук саклау органнарының коррупция характерындагы җинаятьләрне ачыклавы турында сөйләп, ришвәтчелеккә кагылышлы хокук бозуларның яртысында ришвәт бирү җинаять эше кузгатуга җирлек тудырганын билгеләп үтте.

Докладчы быел 6 ай эчендә 10 мең кешегә нисбәттә 1 дән артык коррупция юнәлешендәге җинаять теркәлүен хәбәр итте. Вазифаи җинаятьләрне фаш итүдә Питрәч, Тукай, Балык Бистәсе районнары өстенлек итә. ТР буенча ЭЭМ мәгълүмаларына караганда, агымдагы елның 6 аенда коррупция җинаятьләре өчен 135 зат җинаять җаваплылыгына тартылган, шул исәптән 8 министрлык һәм ведомстволарның 13 хезмәткәре һәм федераль хезмәтләрнең территориаль органнарыннан 5 хезмәткәр суд каршында җавап тоткан.

Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, респондентларның 60 проценты, коррупциягә каршы көрәштә аеруча нәтиҗәле корал итеп, закон чыгару өлкәсен кырысландыруны саный. Ольга Семенова ассызыклаганча, коррупциягә кашы көрәштә ришвәтчелек фактларын ачыклап калу гына түгел, эшне ахырына кадәр җиткерү зарур. ТР Суд департаменты тарафыннан коррупция юнәлешендәге 102 эш каралган, 112 кешегә мөнәсәбәттә гаепләү хөкемнәре чыгарылган.

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, коррупция фактлары буенча нибары 45 мөрәҗәгать теркәлүенең сәбәпләрен анык әйтә алмады. “Коррупция шаукымы дип сөйлибез, ә мөрәҗәгать итүчеләр юк диярлек. Я инде бу кешеләрнең ышанмавы турында сөйли, я башка сәбәпләре бар – бу безне борчый”, - диде ул.

Алексей Панкратов әйтүенчә, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору советы утырышыннан соң, “Халык контроле” системасында яңа кушымта булдыру турында йөкләмә бирелгән. “Хәзер гражданнар юллар торышына гына түгел, коррупциягә дә зарлана алачак. Октябрь-ноябрь айларыннан инде бу гамәлгә кертеләчәк”, - диде Алексей Панкратов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100