news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда 232 мең тонна ит җитештерелгән

Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 112 процент дигән сүз

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда 232 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 112 процент дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Ел башыннан алып 1 миллион 23 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 процентка артыграк. Һәр сыердан 3996 килограмм сөт савып алынган, шулай ук 3 процент үсеш күзәтелгән.
Бу чорда 232 баш бозау туган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 113 процент дигән сүз. Мөгезле эре терлекнең баш саны 816 (101 процент) тәшкил иткән, дуңгызлар – 630 мең баш (106 процент).


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100