news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агымдагы елда «Ярдәм» инклюзив үзәген төзелеш тәмамлау планлаштырыла

Агымдагы елда «Ярдәм» инклюзив үзәген төзелеш тәмамлау планлаштырыла
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды һәм шул ук исемдәге мәчет җитәкчелегенең журналистлар белән очрашуында быелга планнар турында игълан иттеләр. Фонд советы рәисе, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, мөфти киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов «Ярдәм» инклюзив үзәге төзелешен тәмамлау турында хәбәр итте.

«Татарстанда оешкан фонд проектларының географиясе Россиянең дистәләгән төбәкләрен, шулай ук башка илләрне колачлый. Төп проектыбыз – «Ярдәм» инклюзив үзәген төзү. Төзелешне быел тәмамлау планлаштырыла. Файдалануга тапшырылганнан соң үзәк «Дан» инклюзив спорт-сәламәтләндерү комплексы белән берлектә ай саен 1300 кешене кабул итә алачак. Елына 15,6 меңнән артык кеше киләчәк. Бу кешеләргә хезмәт күрсәтүдә сыйфатлы алга китеш булачак», – дип аңлатты хәзрәт.

Чыгышы барышында спикер яшьләр һәм балалар белән алып барылган башка төрле эшчәнлеккә дә тукталып узды.

«Хаҗәр» рухи-әхлакый үзәгенең эшчәнлеге төрле яшь төркемнәре өчен үткәрелә торган дистәләгән чарадан тора. «Кышкы уен» гаилә спорт эстафетасыннан һәм Балалар сабан туеннан алып 300дән артык тамашачыны җыйган «Мәүлид-ән-Нәби» театральләштерелгән тамашасына кадәр. Балалар белән эшләүгә дә аерым игътибар бирелә. Былтыр җәен рухи-әхлакый курсларның дүрт сменасы оештырылды. Аларда 250дән артык бала катнашты. 2025 елның октябрендә Татарстан Мәгариф министрлыгыннан өстәмә белем алуга лицензия алу мөһим казаныш булды. Бу үзәкнең белем бирү программаларының статусын законлаштырды», – диде ул.

«Ярдәм» фонды эшчәнлеге белән танышкан барлык делегацияләр, шул исәптән ерак гарәп илләреннән килүчеләр фондның проектлары башка хәйрия оешмалары өчен үрнәк булып тора, диде, дип билгеләп үттеләр очрашуда.

news_right_1
news_right_2
news_bot