news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Агымдагы елда ТР социаль-икътисади үсешенең якынча нәтиҗәләре игълан ителде
Узган ел ахырында яңгыраган пессимистик фаразлар, шөкер чынга ашмаган
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел республикада җитештерелгән тулай төбәк продукты күләме, узган ел белән чагыштырганда, 6 процентка, сәнәгатьтә җитештерү күләме – 10 процентка, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме- 8 процентка кимрәк булыр дип көтелә. Уртача номиналь хезмәт хакы күләме сакланса да, реаль хезмәт хакы күләме соңгы 10 елда беренче тапкыр төшкән. Республика консолидацияләнгән бюджеты 28 млрд. сумга якын керемен югалткан. Кризис шартларында узган 2009 елда Татарстанның социаль-икътисади үсешенең якынча нәтиҗәләре әнә шундый. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Икътисад министрлыгының коллегия утырышыда игълан ителде.
Икътисад министры Марат Сафиуллин узып баручы елны катлаулы ел булды дип саный. Кризис, беренче чиратта, сәнәгатьтә җитештерүнең 40 процент өлешен алып торучы секторларга сизелерлек йогынты ясаган. Бу Россия күләмендә дә шулай. Өстәмә кыйммәт салымын формалаштыруга, салымнарга, бюджет тотрыклылыгына нефть бәясе һәм аңа бәйле салымнарның берничә тапкырга кимүе зур йогынты ясаган. Министр аңлатуынча, республика икътисадының 52 процентын сәнәгать алып тора. Шуңа күрә тулай төбәк продукты күләме кимү сәнәгатьтә җитештерү кимү белән турыдан-туры бәйле. Агымдагы елда Татарстанда җитештерелгән товар продукциясе күләме 850 млрд.сумлык булыр дип көтелә. Узган елга караганда аның үсеш динамикасы 10 процентка кимегән.
Авыр ел булуга карамастан, калган тармаклар чагыштырмача тотрыклы эшләгән. Бу авыл хуҗалыгына да, товар әйләнешенә дә кагыла. Барлык формадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерелгән продукция күләме ел ахырына 118 млрд. сумнан артып китәр дип көтелә. Бу, узган елгы дәрәҗәдә диярлек. 100 процент күләмне саклап калуга кайбер районнардагы корылык комачаулаган. Ваклап сату әйләнешендә август аеннан башлап динамиканың төшүе күзәтелә. Аның күләме ел ахырында узган елга караганда 2-2,5 процентка түбәнрәк булыр дип көтелә. Төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 8 процентка кимрәк булачак. Россия буенча кимү 20 процентка җитә.Республиканың бу өлкәдә аз югалтулар белән чыгуын Марат Сафиуллин, беренче чиратта, “ТАНЕКО” проекты төзелешенә зур акчалар җәлеп ителү белән бәйләп аңлатты. Елның катлаулы булуына карамастан, төзелеш, телекоммуникация, элемтә тармаклары үсеш биргән. Гомумән алганда, хәлләр бик көенечле түгел. Катлаулы вәзгыятьне күздә тотып, узган ел ахырында яңгыраган пессимистик фаразлар, шөкер чынга ашмаган. “Республика икътисадында машина төзелеше, нефть чыгаруның өлеше зур булуга карамастан, без яхшырак эшли алдык. Моңа капитал салулар программасы ярдәмендә ирешелде”,- ди министр. Аның белдерүенчә, ТР Президенты һәм Хөкүмәтнең ярдәме белән республика тотрыклы үсеш өчен зур финанслар алуга ирешкән. Бюджетка алынган заемнар, эш урыннарын саклау һәм үстерү, капиталь ремонт программалары өчен финанслар әнә шулар. “Кама Аланы” индустриаль паркы” төбәк проекты өчен финанслар алуга ирешүне дә министр зур казаныш дип саный. Проектның гомуми бәясе - 1,7 млрд.сум. Аның төп инвесторы -“Түбән Кама нефтехим”. Федераль үзәктән проектка 450 млн.сумнан артык финанслар җәлеп ителгән. “Индустриаль паркны заманча полимерлар эшкәртү мәйданы итәргә телибез”, - ди Марат Сафиуллин.
Марат Сафиуллин белдерүенчә, 2010 ел республика өчен бик җаваплы булачак. Киләсе елда төп бурыч- күрсәткечләр буенча кризиска кадәрге 2008 ел дәрәҗәсенә чыгу. Аның фикеренчә, моңа өметләнергә җирлек бар. Быел ил күләмендә икътисадның тотрыклылануы август-сентябрь аенда гына башланса, Татарстанда аның чаткылары май аеннан ук күзәтелә башланган. “Дөрес, бу дәрәҗәне, узган ел белән чагыштырганда яхшы дип булмаса да, һәр яңа айның узганыннан яхшырак нәтиҗәләр белән тәмамлануы сөендерә. Узган елның ноябрь-декабрь айларында зур төшү күзәтелгәнгә, быелның ноябрь-декабрь айларын, шул чорга караганда, 1,5-2,5 процентка үсеш белән тәмамлап булачак”, -ди Марат Сафиуллин.
ТР социаль-икътисади үсеше буенча гамәлдәге программа киләсе ел ахырында тәмамлана. Министр сүзләренчә, хәзер иң мөһиме – алдагы 5 елга яңа программа эшләү. “Җәмәгатьчелектә хуплау тапмаган программалар эшли алмый. Шуңа күрә безнең өчен яңа программаны төзү барышында республика гражданнарының бу уңайдан фикерләрен өйрәнү бик мөһим”, -ди ул.
Ә министрлык эшчәнлегенә килгәндә, Марат Сафиуллин аны үз алдына куелган бурычларны уңыш белән үтәде дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot