news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агымдагы елда Татарстанда спайс кулланучы 1,5 меңнән артык кеше учетка куелган

Быел республикада тәмәке тарту катнашмаларының 11 яңа төре ачыкланган

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Быел Татарстанда 1,5 меңнән артык спайс кулланучы ачыкланып, наркодиспансерга учетка куелган. Бу, узган елгыга караганда, өч мәртәбә артык. Әлеге мәгълүматлар бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңгырады.

Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев әйтүенчә, әгәр дә 2009 нчы елда наркотиклар белән сәүдә итүчеләр тарту катнашмаларын ачыктан-ачык кибетләрдә сатарга җөрьәт иткән булсалар, хәзер наркотикларга заказ Интернет аша кабул ителә. Еш кына наркотиклар белән эш йөртүчеләр Татарстанда, хәтта Россиядә дә түгел, ә “ак үлем”не чит илдән торып китертәләр.

“Спайс”лар, ягъни тарту катнашмалары проблемасы республика өчен яңа түгел инде. Ул Россия һәм Татарстанда 2009 нчы елда ук барлыкка килде. Соңгы дүрт елда гына Татарстанда психикага тәэсир итүче матдәләрнең 80 нән артык яңа төре ачыкланды, шул исәптән 2014 нче елда наркотик чараларның 11 төре билгеле булды”, - дип билгеләп узды Фаяз Шабаев.

Аның әйтүенчә, Россиянең берничә төбәгендә кешеләрне агуландырган дип фаразланган матдә әлегә Татарстанда табылмаган. Республикада әлеге наркотик белән агулану очраклары ачыкланмаган.

Фаяз Шабаев хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда республикада чит илдән һәм илнең башка төбәкләреннән Татарстан шәһәрләренә синтетик наркотиклар кертүче 47 канал ябылган. Республикага “синтетика” кертү каналлары эшчәнлеген оештырган 6 наркоберләшмә юкка чыгарылган. Татарстанның төрле шәһәрләрендә синтетик наркотиклар таратучы 200 дән артык җинаятьчел наркотөркем эшчәнлеге фаш ителгән. Законсыз әйләнештән 270 кг нан артык синтетик наркотик йолып алынган. Наркобазарга 1 млрд сумнан артык күләмдә икътисади зыян салынган.

Быел республикада синтетик наркотиклар тартып алу фактлары буенча 800 дән артык җинаять эше кузгатылган, шул исәптән аларның 400 дән артыгы – “синтетика” сату фактлары буенча.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100