news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агымдагы елда Татарстанда 863 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуны тыйган

Татарстанда 863 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуны тыйган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да интернеттагы мошенниклык турындагы матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Ленар Бадыков сөйләде.

«Татарстанда 1 марттан 863 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуга тыю билгеләде. Күпфункцияле үзәк аша бу хезмәтне 83 меңнән артык кеше рәсмиләштергән», - дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot