Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Агымдагы елда Татарстанда 7 балалар бакчасы төзелде
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре Казан шәһәрендә, Арча, Биектау, Кукмара һәм Питрәч районнарында файдалануга тапшырылды.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2017 елда 1 мең 240 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев сөйләде.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре Казан шәһәрендә, Арча, Биектау, Кукмара һәм Питрәч районнарында файдалануга тапшырылган.

“25 декабрьгә кадәр Казанда һәм Питрәч районында тагын 4 объектны файлануга тапшыру планлаштырыла”, – дип билгеләп үтте Илшат Гимаев.
2010 елдан республикада барлыгы 30 мең 705 урынга 203 балалар бакчасы төзелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз