Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Агымдагы елда Чирмешән районы хуҗалыкларында 12 сыер абзарын ремонтларга ниятлиләр
Чирмешән районының "Андреевка" җәмгыятендә дәүләт булышлыгы белән сыер абзарлары ремонтланган.
(Чирмешән, 4 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Агымдагы елда район хуҗалыкларында 12 сыер абзары (100 һәм 200 башка) ремонтланырга тиеш, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
Чирмешән районының "Андреевка" җәмгыятендә дәүләт булышлыгы белән сыер абзары ремонтланган. Шулай ук дәүләт программасына Ивашкинодан “Макаров Г.Ф.”,Күтәмәдән “Гобәйдуллин И.И.”, Мордва Афонькәсеннән “Митяева Л.В.”, Лагеркадан “Моляков В.А.”, “Кара Чишмә”, “Андреевка”, “Сөлчә” хуҗалыклары һәм “Чирмешәнагрохезмәтләре”нең “Түбән Кәминкә”, “Югары Кәминкә” бүлекчәләре кергән. 100 башка исәпләнгән сыер абзарын төзекләндерү өчен 1 миллион 200 мең сум, 200 башка 1 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирү каралган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, быел кайбер хуҗалыклар дәүләт ярдәме белән үзләрендә силос – сенаж базлары да төзергә ниятли. “Чирмешән агрохезмәтләре”нең “Түбән Кәминкә” бүлекчәсе, “Кара Чишмә”, “Гатин Д.М.”, “Митяева Л.В.” хуҗалыклары мондый мөмкинлектән бик теләп файдаланырга планлаштыралар.
Узган 2016нчы елда да районда әлеге программалар кысаларында барлыгы 17 объектта ремонт һәм төзелеш эшләр башкарылган. Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең бүлек начальнигы Айсылу Гайнуллина әйтүенчә,“Чирмешәнагрохезмәтләре”ндә һәм “Күтәмә АГРОфирмасы” нда мастерскойлар, “Алга”, “Андреевка” хуҗалыкларында, “Чирмешәнагрохезмәтләре”нең “Туймәт” бүлекчәсендә, “Митяева Л.В.”, “Моляков В.А.”, “Варкичев И.Г.”, “Гатин Д.М.”, “Прокопьев П.Н.”, “Галлямов М.А.”, “Фәтхетдинов И.И.” крестьян – фермер хуҗалыкларында сыер абзарларын ремонтлаганнар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз