news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агулы зобны дәвалауда Америка тәҗрибәсенә таяну мөһим

Бүгенге көндә Татарстанда калкансыман биз авыруы таралышы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Республикабызда ел саен 500гә якын кешегә операция ясау сорала

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Бүгенге көндә Татарстанда калкансыман биз авыруы таралышы актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Республикабызда ел саен 500гә якын кешегә операция ясау сорала. Бу турыда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең хирургия бүлеге белгече Лев Славин Ижауда үткән “Бүгенге заманда эндокринологиянең хирургия юнәлеше мәсьәләләре” XVIII Россия симпозиумында һәм Казанда уздырылган “Эндокринологиянең актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышларында белдерә.

Лев Славин сүзләренә караганда, эндокринология фәнендә ике төрле – калкансыман биз шеше һәм агулы зоб кебек авырулар аерым урынны алып тора. Агулы зоб халыкның 0,5 процентында очрый. Аларны дарулар һәм радиоактив йод белән дәвалыйлар. Россиядә махсус койкалар саны аз булганлыктан, әлегә бу чирләрдән дәвалауда хирургия ысулы киң кулланыла. Быел Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә агулы зоб булган 30 кешегә операция ясау планлаштырыла. Табиб фикеренчә, эндокринологиядә хирургия өлкәсе Америка тәҗрибәсенә таянырга тиеш. Бу илдә радиоактив йод еш кулланыла һәм хирургиядә куркынычсыз операцияләр ясарга мөмкинлек бирә торган яңа препаратлардан киң файдаланыла. Әлеге мәгълүматны үзәкнең матбугат хезмәте җиткерә.   

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100