news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агрохимия хезмәте җитәкчесе Әнәс Локманов: Туфракта азот аз күләмдә

«Россия агрохимия хезмәте»нең («Росагрохимслужба») Татарстан филиалы директоры Әнәс Локманов әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрдә туфракта азот аз күләмдә. Ул бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Белгеч бу хакта «Казан Агро 2026» күргәзмәсен карап йөргәндә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм башка кунакларга да әйтеп узган иде.

Оешма туфракның агрохимик торышын тикшереп тора.

«Бүгенге көндә фосфор, калий җитә, әче туфракларны тиешле дәрәҗәдә тотабыз, известь кертү программасы эшли, ләкин азот түбән дәрәҗәдә. Азот ник җитми, чөнки туфрактагы бактерияләр эшләми. Алар һавадан алынырга тиеш, атмосфера 70 процент азоттан тора бит. Азот – үсемлек өчен иң кирәкле элемент», – ди Әнәс Локманов.

Аның сүзләренчә, ашлама кертеп кенә мул уңыш алып булмый. Бактерияләрне һавадан алырга кирәк, ди ул. «Микроблар эшләмәү сәбәпле инфекция барлыкка килә. Кешедәге кебек инде. Шуны дәваларга кирәк. Кытайда бу проблема зур, анда туфрак үлеп беткән. Кытайга бездән биогумус ташымакчы булалар», – дип аңлатты оешма җитәкчесе.

Әнәс Локманов туфракны сәламәтләндерү юлларын тәкъдим итте. «Ашламаны авыру туфракка түгел, яфракка бирергә кирәк. Үсемлекнең үсә торган чорын исәпкә алып, аны күләмен һәм вакытын белеп кертергә кирәк, юкса күбрәк кертсәң, яндырырга мөмкин», – диде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot