news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«АГРОВОЛГА 2026» күргәзмәсендә 38 төбәктән һәм чит илләрдән 400дән артык компания катнаша

8-10 июльдә Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга – «АГРОВОЛГА 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында күргәзмәгә һәм «Кооперация яшьләре: тармак үсеше өчен ресурсларны берләштереп» халыкара кулланучылар коооперациясе форумына багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан Экспо» үзәгендә узачак күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында 70тән артык чара көтелүен әйтте. Алар арасында федераль экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр дә бар.

«Вакыйганың халыкара статусын катнашучылар географиясе раслый: Россиянең 38 төбәгеннән, Кытай, Беларусь, Төркиядән 400дән артык компания катнаша. Кытайдан 29 компания товарлар гына түгел, комплекслы технологик чаралар алып кайтачак: кырларны күзәтеп тору өчен пилотсыз очкычлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән идарә итү өчен интеллектуаль платформалар, шулай ук ашлык эшкәртү, үсемле майлары һәм ашламалар өчен җиһазлар», – диде министр.

Беларусь җитештерүчеләре гумин кислоталар нигезендә торфтан препаратлар, сөтчелек-товарчылык комплекслары өчен җиһазлар белән килә, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм сервис буенча мөмкинлекләрен күрсәтәчәк.

Төркия компанияләре төрле типтагы машиналар, төрле авыл хуҗалыгы культуралары, төргәкләү һәм саклау өчен җитештерү эшен тәкъдим итәчәк.

«Россия аграрийлары өчен бу күргәзмә цифрлаштыру практикада ничек эшләвен күрү һәм кайсыларын үз хуҗалыкларында кертеп булуны бәяләү мөмкинлеге», – дип белдерде Марат Җәббаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot