news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Агросила» холдингы хәләл сөт җитештерәчәк

Холдинг предприятиеләре ел саен ислам таләпләренә җавап бирә торган 12 мең тоннага якын продукция эшләп чыгара.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «Агросила» холдингы быелның мартында хәләл сөт җитештерә башлаячак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Холдинг предприятиеләре ел саен ислам таләпләренә җавап бирә торган 12 мең тоннага якын продукция эшләп чыгара.

«Россия һәм халыкара базарларда кулланучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерә ала торган әлеге сегментта җитештерү күләмнәрен алга таба тагын да арттыру күздә тотыла», - ди «Агросила» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова.

Быелның икенче яртысында компания Казахстан һәм якын чит илләргә хәләл казылык озата башлаячак, дип искәрттеләр холдингта.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot