Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Агросәнәгать паркының яңа үсеш курсы перспективалы дип табылды
Татарстан Республикасы Бакчачылар көнен бәйрәм итү һәм “Бакча” фестивале уздыру кысаларында Агросәнәгать паркында яңа юнәлешләр тәкъдим иттеләр.
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләренең яңа сезоны башлану комплекстагы яңа юнәлешләрне тәкъдим итү белән билгеләнде. Яңа юнәлешләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәя бирде.
Чара Татарстан Республикасы Бакчачылар көнен бәйрәм итү һәм “Бакча” фестивале уздыру, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр сезоны ачылышы кысаларында узды. Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың 22 район башлыгы, Норлат, Саба, Балтач һәм Мамадыштан авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр килгән иде. Комплекс эчендә экскурсияне “Казан” Агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов үткәрде.
Комплексның төп бинасында “Казан” агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов сату предприятиесендәге яңа эш юнәлешләрен тәкъдим итте. Республика Президенты комплекста тормышка ашырылучы күпләп сатуның бер юнәлеше – Татарстанда җитештерелгән ит сату белән танышты.
Власов Татарстан Президентын стратегик бурычларның үтәлү нәтиҗәләре – комплекста сәүдә җиһазларын модернизацияләүнең башлангыч этабының төгәлләнүе белән таныштырды. Беренче яртыеллык эчендә ит сату киштәләрен регионда тиңнәре булмаган заманча суыткыч өстәлләргә алыштыру буенча әзерлек эшләре барган. Мондый юнәлеш сәүдәнең заманча торышын исәпкә ала һәм эш көне дәвамында санитария-эпидемиология кагыйдәләренә һәм нормаларына туры китереп продуктларның чисталыгын, тышкы кыяфәтен һәм файдалы үзлекләрен сакларга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта Агросәнәгать паркында тормышка ашырылучы барлык яңа юнәлешләр дә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшмәкәрләрнең бизнес-идеяләренә ярдәм итүгә юнәлгән. Шулай ук Казан халкын санитар таләпләргә туры килә торган натураль азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә нигезләнгән. Татарстан Президенты экскурсия барышында тәкъдим ителгән юнәлешләрне перспективалы дип бәяләде һәм аларның алга таба үсешен дә хуплады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз