news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую алдынгылары мәгълүм - исемлек

Оешмалар арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурс узды.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атнада Татарстан муниципаль районнарында республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техника ремонтлауга әзерлеге буенча конкурслар узды. Бу хакта аграр оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге, «Восток Зернопродукт» ЯАҖ, «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ, «Татагрохим» ААҖ вәкилләреннән торган комиссияләртехниканың кышкы саклауга куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, Татарстан агросәнәгать комплексы оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген, шулай ук ремонт эшләрен башкаручы хезмәткәрләргә тудырылган эш шартларын бәяләделәр.

Комиссияләр йомгаклары буенча Кама Тамагы муниципаль районында 1 нче урынны «Кама Тамагы” АХП” ҖЧҖ алды, 2 нче урынны – “Олы Кариле” ААҖ.

Чүпрәле муниципаль районында 1 нче урында – ООО «Чынлы» ҖЧҖ, 2 нче урында – «Ак Барс Чүпрәле»ҖЧҖ.

Минзәлә муниципаль районында 1 нче урында – «Заиковский» ҖЧҖ, 2 нче урында – «ОрганикТөркемнәр» ҖЧҖенең “Тәкермән” бүлекчәсе.

Лениногорск муниципаль районында 1 нче урында – «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Урдала» бүлекчәсе, 2 нче урында – «Сатурн-Урал» ҖЧҖ.

Мөслим муниципаль районында 1 нче урында – «Исламов» КФХ, 2 нче урында – «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ.

Азнакай муниципаль районында 1 нче урында – «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Сукаеш» бүлекчәсе, 2 нче урында – «Союз-Агро» ҖЧҖ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100