news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агросәнәгать комплексының үсеше дәүләт ветеринария хезмәте эшенә бәйле - Алексей Песошин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария берләшмәләренә 101 машина тапшырды.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда агросәнәгать комплексының үсеше дәүләт ветеринария хезмәте эшенә бәйле. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шулай дип әйтте.

Бүген Игенчеләр сарае каршында ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырылды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.

"Сезгә бүген республика территориясендә ветеринария хезмәтендә иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Агросәнәгать комплексының үсеше, кошчылык һәм терлекчелек комплексларының, терлекчелек продукциясе җитештерүче фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның тотрыклы эше Дәүләт ветеринария хезмәтенең нәтиҗәле эшеннән тора", - дип белдерде Хөкүмәт рәисе. Ул бүген мал табиблары һәм фельдшерларның замана таләпләренә җавап бирергә тиешлекләрен әйтте. "Ветеринарлар үз эше осталары, принципиаль белгечләр булырга тиеш", - диде.

Алексей Песошин Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе1993 елда оешканын искәртте. "Соңгы 25 елда ветеринария идарәсе һәм аның кул астындагы учреждениеләр актив үсеш алды. Соңгы елларда Татарстан Президенты ярдәме белән учреждениеләрнең матди-техник базасы күпкә яхшырды. Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, 2013 елдан башлап район-шәһәр ветеринария берләшмәләре биналарын төзекләндерүгә 30 ар млн сум акча бүлеп бирелә. 2017 елда 26 бина төзекләндерелде. Быел да шулкадәр корылмага ремонт ясалачак. 2019 елга 33 ветеринария учреждениесен төзекләндерү ниятләнә", - дип билгеләп узды Премьер-министр.

Чыгышыннан соң, ул 101 "Лада Ларгус" машинасы ачкычын тапшырды. "Бу автомобильләр оператив рәвештә ветеринария ярдәме күрсәтергә, эпизоотик һәм профилактик эш, малларда йогышлы авыруларны кисәтү буенча эш үткәрергә булышыр дип өметләнәм", - дип Алексей Песошин эшләрендә уңышлар теләде.

Бүген, шулай ук, тармактагы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

"Корстон" комплексында ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узачак.

Татарстанда ветеринария хезмәтләренә ярдәм күрсәтү буенча программалар гамәлгә ашырыла. Бу күчмә һәм стационар пунктлар белән тәэминат, кадрлар әзерләү. Президент программасы кысаларында, дәүләт ветеринария хезмәте ел саен яңартыла. Соңгы 5 елда ветеринария белгечләренә 222 берәмлек махсус техника тапшырылган. Хөкүмәт ярдәме белән ветеринария хезмәтендә эпизоотик отряд эшли. Аның эше өчен дезинфекция җайланмалары, җиһазлары, күчмә ветеринария пунктлары, җиңел һәм йөк машиналар, күчмә лаборатория белән тәэминат кайгыртыла.


Март аеннан ресрубликада күчмә участок ветеринария пунктлары эшли башлады. УАЗ базасында прицеплы авто шассилар барлык районнарга бүлеп бирелгән. Аларда тоякларны эшкәртү, дәвалау җайланмалары һәм башка чаралар урнаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100