Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре автомобильләрне газ-мотор ягулыгына күчерә
Ягулык сыйфатында компримацияләнгән газны куллану агрофирмаларга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре техниканы газ-мотор ягулыгына күчерә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шимбә көнне Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Республиканың авыл хуҗалыгына инвестицияләр турында сөйләгәндә, министр газ – мотор ягулыгын куллану - авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең чыгымнарын оптимизацияләү һәм акча кертүнең файдалы юлларының берсе, диде. ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 февралендәге 90 номерлы карары нигезендә техниканы газ-мотор ягулыгына күчерүгә яңадан җиһазлау бәясе 30 процентка кадәр субсидияләнә.
«Агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан 491 автомобиль компримацияләнгән табигый газда кулланыла», – дип ачыклык кертте Марат Җәббаров. Шуларның унөче быел сатып алынган, 140 машина яңадан җиһазландырылган.
Профильле министрлык мәгълүматларына караганда, хәзер «Майский» теплица комбинатында – 42, «Ак Барс «МТК» ҖЧҖдә - 16, «Чаллы – Бройлер» ҖЧҖдә - 64, «Чаллы икмәге» АҖдә – 101, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә 81 автомобиль файдаланыла.
«Чаллы икмәге» компаниясе газ ягулыгын 2015 елдан куллана башлады, бүгенге көндә аның автопаркының яртысыннан артыгы метанда эшләүче машиналардан тора. Транспорт чараларын компримацияләнгән газны куллану өчен яңадан җиһазлау предприятиегә быел ягулыкка чыгымнарны 6 млн сумга киметергә мөмкинлек бирде, дип нәтиҗә ясады Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенә биш ел эчендә 140 млрд сумга инвестицияләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз