news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре казанлыларга ит, сөт һәм башка тауарлар тәкъдим итә

Алдагы ял көннәрендә авыл тауар җитештерүчеләре Казанга үз продукцияләрен алып килә

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Алдагы ял көннәрендә авыл тауар җитештерүчеләре Казанга үз продукцияләрен алып килә. ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре казанлыларга ит, сөт һәм башка тауарлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, үткән ял көннәрендәге кебек үк, Михаил Миль урамындагы күпләп сату базары янында сәүдә итәчәк. Биектау, Югары Ослан, Питрәч һәм башка районнарның тауар җитештерүчеләре, үзләре белән алып килгән авыл хуҗалыгы продуктларын машиналардан сатачак. Сәүдә арадашчылардан башка гына алып барыла. Шунлыктан он һәм май бәяләре шактый арзан булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot