Быелгы ел аграр тармак өчен бик үзенчәлекле булды. Иң башта корылык җафалады, аннан соң яңгырлар иште. Менә урак өстендә дә яңгырлар койгач, басудан басуга күчеп йөрергә мәҗбүр без. Комбайннар бер басудан икенчесенә «сикерә». Ашлыгыбыз сыйфатлы итеп үзебездәге киптергечтә киптерелә, аннан соң амбарга салына. Бүгенге көнне менә көзге бодай сугуны тәмамлап киләбез. Бары тик күчмә фондка салынасы орлык бодае гына калды. Ашлык киптергечкә 18-19 процент дымлылык белән кайта.
Без быел шулай ук яңа сортлар чәчеп карадык. 100 гектарга «Тевкеч» дигән яңа сортны чәчеп карадык. Шулай ук «Рысак» сортлы солыны 90 гектарга чәчтек һәм яңа төр репродукцияле бодай алган идек. Ни кызганыч, уңыш муллыгы хафага сала. Сабаклар бик кыска. Салам пресслау эшен башлыйсы бар, әмма аңа ажиотаж булачагы көн кебек ачык, ди ул.
Саба районының алдынгы хуҗалыклары сафында булган «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.