news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Агрохимия үзәге ашлама күләмен ачыклый торган программаны кулланылышка керткән

Программа 38 авыл хуҗалыгы культурасына исәпләнгән.

Агрохимия үзәге ашлама күләмен ачыклый торган программаны кулланылышка керткән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татарстан агрохимия хезмәте үзәге туфракка күпме ашлама кирәклеген ачыкларга мөмкинлек бирә торган яңа программаны кулланылышка керткән. Үзәк директоры Әнәс Локманов “Татар-информ” хәбәрчесенә бу программа уңыштан өстәмә керем алуны бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип белдерде.

“Кеше кайсы басуда нинди авыл хуҗалыгы культурасын үстереп, аннан күпме уңыш алырга тели, шушы мәгълүматны кертә. Компьютер программасы, шушыларны исәпкә алып, күпме макро-микроэлементлы ашлама кулланырга кирәклекне исәпләп чыгара”, - диде Әнәс Локманов.

Аның сүзләренчә, бу программа 38 авыл хуҗалыгы культурасына исәпләнгән. Программага узган ел макроэлементлар гына кергән булган. Быел исә микроэлементларны да өстәгәннәр.

Әнәс Локманов әйтүенчә, бу яңалык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә күпме ашлама кирәклеген ачыклау өчен срокларны киметергә мөмкинлек бирә. Бу программаны инде 50ләп авыл хуҗалыгы оешмасы сынап караган.

  • “Татарстанның агрохимия хезмәте үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе – терлек азыгын, авыл хуҗалыгы продукциясен, туфракны һәм агрохимикатларны тикшерә торган предприятие.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100