news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Агро НТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанның 22 укучысы катнаша

Финал Әлмәттә (29-31 август) һәм Белгородта (5-6 сентябрь) узачак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Авыл мәктәпләреннән 22 яшь татарстанлы «Агро НТИ-2019» конкурсының финал этабында катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылардан тыш бәйгедә Волгоград, Кемерово, Новосибирск һәм Саратов өлкәләре вәкилләре дә көч сынашачак. Балалар цифрлы технологияләр куллану һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате өлкәсендә роботлаштыру мәсьәләләрен хәл итү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. Катнашучыларга авыл хуҗалыгы тармагының берничә юнәлеше: АгроМетео, АгроКосмос, Агрокоптерлар һәм Агроэшләр буенча инженерлык ярышларын узарга туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Казанда конкурсның төбәк этабы узган иде. Ул Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында узды. Конкурс 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде һәм Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы җыйды.

Цифрлы технологияләр һәм роботлаштыру, пилотсыз очкычлар, космик һәм метеотехнологияләр куллануда актуаль мәсьәләләр буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр ачыкланды. Алар - Башкортстан, Пермь краеннан һәм Татарстанның 11 районыннан: Алексеевск, Әлмәт, Мөслим, Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтач районнарыннан булды.

Финал Әлмәттә (29-31 август) һәм Белгородта (5-6 сентябрь) узачак. Йомгаклау этабында җиңүчеләр «Алтын көз — 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә махсус мәйданчык эшендә катнаша алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100