news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулы көннәрендә чатыр ярминкәләрендә фермер продукциясен саталар

Биредә яңа чалынган ит, авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал һәм башкалар була.

Яңа ел каникулы көннәрендә чатыр ярминкәләрендә фермер продукциясен саталар
Александр Эшкинин

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнде, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшен дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен республика халкы гадәттәге тәртиптә эшләүче махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала. Яңа елдан соң алар 2021 елның 3 гыйнварыннан эшли башлыйлар.

Казанда чатыр ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча эшли:

  • Авиатөзелеш районында — Дементьев ур., 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында;
  • Мәскәү районында — Батыршин ур., 20;
  • Яңа Савин районында — Академик Лаврентьев ур., 10;
  • Идел буе районында — Юлиус Фучик ур., 72;
  • Совет районында- — Ломжа ур., 2; Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бистәсе)

Биредә республика территориясендә җитештерелгән төрле продукция: яңа чалынган ит, авыл каймагы, үлчәүле сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин.

Чатыр мәйданчыклары 3 гыйнвардан башлап көн саен 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк, диелә хәбәрдә.





news_right_1
news_right_2
news_bot