news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан кырларыннан ике тапкырга азрак бөртекле культура җыелган

Алексеевск, Чистай, Арча районнары уңыш күләме буенча алдынгылар рәтендә.

Быел Татарстан кырларыннан ике тапкырга азрак бөртекле культура җыелган
Михаил Захаров

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Республикада бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе тәмамланып килә. Быел узган ел белән чагыштырганда уңыш ике тапкыр азрак — 2,3 млн тонна җыелган.

«Аномаль һава торышы шартларында өлгергән бөртекле культураларны җыю ахырына якынлаша. 30 мең гектар җирдән генә җыясы калды», — дип сөйләде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Алексеевск, Чистай, Арча районнарында уңыш йөз мең тоннадан артык булган. Республика буенча уртача уңдырышлылык — 15,4 ц/га. Уңдырышлылык буенча беренче урында Тукай районы (21,7 ц/га), шулай ук Тәтеш (21,5 ц/га), Чистай (20,7 ц/га), Балтач (19,9 ц/га) районнарында күрсәткечләр югары. Иң түбән күрсәткечләр Кайбыч (10,3 ц/га), Югары Ослан (9,6 ц/га), Әлмәт (6,3 ц/га) районнарында.

Министр сүзләренчә, җирләрне эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру, эретмә комплексларын куллану уңай нәтиҗә биргән. Быел кырларга тугыз процентка күбрәк туклыклы матдәләр кертелгән.

Бүгенге көндә аграрийлар кукуруз җыюга чыккан, рапс мәйданнарының яртысы калган. Зәй зонасы шикәр чөгендерен җыюга керешкән. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләрне җыялар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100