news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сыерларның сөт продуктивлыгы 4 процентка арткан

Марат Җәббаров терлекчелектә эшләү тәҗрибәсенең уңышлы мисалларын күрсәтү максатыннан зона семинар-киңәшмәләре планын эшләргә кушты.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елның беренче яртысына терлекчелек өлкәсендә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә ведомство башлыгы Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, һ.б. катнашты.

Министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу яртыеллыкта 209 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 2020 ел белән чагыштырганда үсеш 1 процент булган. 721 мең тонна сөт җитештерелгән, сыерларның продуктивлыгы 4 процентка арткан.

Кошларның баш саны 6 процентка, ат, сарык һәм кәҗәләр 4 процентка, дуңгызлар 1 процентка арткан. Мөгезле эре терлекләр саны арту буенча Мамадыш (3369 баш), Балтач (2368), Әтнә (1695) районнары алда бара.

«Хуҗалыклар җитәкчеләренә терлекләр биналарында оптималь микроклимат тәэмин итәргә кирәк. Күп хуҗалыкларда вентиляция системалары куелган инде, шулай ук терлекләрне суыту буенча да шартлар тудырылган, — диде министр урынбасары Ленар Гарипов. Мондый системаларны куллану исәбенә эссе җәйге көннәрдә хуҗалыклар терлекләрдә җылылык стрессын булдырмады һәм терлекләрнең продуктивлыгын саклап калды».

Марат Җәббаров терлекчелектә эшләү тәҗрибәсенең уңышлы мисалларын күрсәтү максатыннан зона семинар-киңәшмәләре планын эшләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100