news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Балтач кырларын карады

29 июльгә район буенча 12962 гектар мәйданда игеннәр җыйнап алынган, бу барлык мәйданның 43 проценты дигән сүз.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Балтач кырларын карады
http://baltaci.ru/

(Балтач, 31 июль, «Татар-информ», «Хезмәт»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач районы кырларын югарыдан карап узды һәм хуҗалык җитәкчеләре белән фикер алышты.

29 июльгә район буенча 12962 гектар мәйданда игеннәр җыйнап алынган, бу барлык мәйданның 43 проценты дигән сүз. Хуҗалык амбарларына 23522 тонна ашлык кайтарылган. Бөртеклеләрнең  уңышы район буенча хәзергә һәр гектардан 18,1 центнерны тәшкил итә.

Хәзергә иң зур уңыш Тимирязев исемендәге, «Кама», «Кызыл юл», «Татарстан» хуҗалыкларында, һәр гектардан 24,5-20,5 центнер ашлык җыела. «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалыклардан тыш, борчак культурасын суктыру тәмамланды, алда искә алган хуҗалыкларга бу өлкәдә эшне кызулату сорала.

Игенчелек тармагының һава шартларына турыдан-туры бәйле икәнен һәркем аңлый, әмма шулай да безнең шартларда сыналган орлык чәчү, каралган агротехник чараларны вакытында һәм тиешенчә үткәрү, технологияне саклау бу корылыкның тискәре йогынтысын күпмедер дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирә.

«Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы корылык шартларында зур югалтулар кичерүе турында үзәккә дәлилле хат юлланса да, бу шартларда хөкүмәт тарафыннан хәзергә зур ярдәмнәр булыр дип ышандырып булмый», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров

Бүген министрлыкның төп бурычы агымдагы елда төрле дәүләт программалары һәм республика грантлары аша каралган акчаларны вакытында җитештерүчеләргә барып җитүен тәэмин итү, дип белдерде министр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу ярдәмнәрне хуҗалыкларның үзләренең үсешенә керткән үз финансларын файдалануны да исәпкә алу кирәктер дигән фикерне җиткерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100