news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы сөт комбинаты кабак-персиклы яңа йогырт ясый башлады

Әлеге йогырт табигый компонентлардан гына әзерләнә.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» йогыртлар линейкасын яңа татлы — «кабак-персик» йогырты белән тулыландырды, дип хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Инде бүген үк сөт продуктын Казан һәм Татарстан кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Йогырт 120 граммлы стаканда. Майлылыгы 2,2%, 100 грамм продуктта 3,1 грамм аксым бар. Продукт составында бары тик табигый компонентлар гына, җиләк-җимеш һәм яшелчә кисәкләре бар.Продукт 82 ккал энергетик кыйммәткә ия, нормальләшкән сөттән җитештерелә.

«Ул йогырт әчеткече ярдәмендә әзерләнә, шуңа күрә ул ашказаны-эчәклек өчен бик файдалы. Ул тулысынча натураль, составына өстәмә итеп сыйфатлы персик җимеше һәм кабак кертелә. Кабак хуш исле, туклыклы һәм файдалы, чөнки анда витаминнар һәм микроэлементлар күп, персик каротинга һәм тимергә бай. Бу „тәмле бергәлек“ көчне ныгытуда һәм аш эшкәртү органнары эшчәнлеген яхшыртуда менә дигән продукт», — дип сөйләде «ЗМК» АҖ җитештерүенең баш технологы Юлия Максимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100