news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин умартачылык турында закон имзалады

Закон бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауны булдырмый калуга юнәлгән.

Владимир Путин умартачылык турында закон имзалады

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә умартачылык турында» федераль законын имзалады. Закон әлеге өлкә үсешенең хокукый нигезләрен билгели. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан. 

Закон бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулауны булдырмый калуга юнәлгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда агулау аркасында илдәге берничә төбәктә бал кортлары һәлак булды. Документ нигезендә, пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану өчен җаваплы кешеләр торак пунктларда яшәүчеләрнең җир кишәрлекләрен эшкәртү турында биш чакрымга кадәр радиуста яшәүче халыкны өч көн кала кисәтергә һәм матбугатта хәбәр итәргә тиеш.

Закон авыл хуҗалыгы җирләрендә (режим рөхсәт иткән очракта), шулай ук шәхси хуҗалык өчен алынган кишәрлекләрдә умартачылык белән шөгыльләнүне рөхсәт итә. Әмма зират, үләксә базы, чүплек буларак кулланылган, шулай ук химик, шартлаткыч, агулы матдәләр, радиоактив калдыклар сакланылган җирләрдә умартачылык инфраструктурасын урнаштыру тыела. 

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре җитештергән умарта продукциясенең хуҗалары, ә умарта продукциясе, бал кортлары һәм умартачылык инфраструктурасы — гражданлык хокуклары объектлары булып санала.

Һәрбер умартага ветеринария-санитария паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак, ә умарталарны урнаштыру таләпләрен Россия Авыл хуҗалыгы билгеләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100