news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстан халкын ярминкәләргә чакыралар

Быел шәһәр халкы ярминкәләрдә 493,3 тонна ит, 118,1 тонна үлчәүле сөт һәм 4,5 млн тавык йомыркасы сатып алган инде

Иртәгә Татарстан халкын ярминкәләргә чакыралар
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 31 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Алар иртәнге сәгать алтыдан эшли башлый. Бу турыда министрлык хәбәр итте.

Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар. Көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр атна саен дәвам итә. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелә.

Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелгән 7 көзге ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларга 503,4 млн сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәрлеләр 493,3 тонна ит, 118,1 тонна үлчәүле сөт, 4,5 млн тавык йомыркасы, 228,3 тонна он һәм 328,7 тонна шикәр комы сатып алганнар.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уза:

  • Авиатөзелеш районы: Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;
  • Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;
  • Киров районы: Кызыл Кокшай ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;
  • Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта); Лаврентьев ур., 10 (чатыр корылган мәйданчык);
  • Идел буе районы: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72(чатыр корылган мәйданчык);
  • Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (чатыр корылган мәйданчык һәм «Дәрвиш» базары территориясендәге мәйданчык);
  • Мәскәү районы: Ш. Усманов ур., 1 (Энергетиклар һәм Ш. Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);
  • Яшел Үзән районы: Яңа Тура һәм Осиново бистәләрендә («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа Тура» технополисы янында);
  • Юдино бистәсендә (Революция ур., 12)
  • Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);
  • Түбән Камада: Вокзал ур., 2 («Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100