news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Туймәт авылы фермасы сөтен суыткан чишмәне төзекләндергәннәр

Егерменче гасыр ахырында нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән чишмә җитди ремонт таләп итә иде.

Чирмешән районының Туймәт авылы фермасы  сөтен суыткан чишмәне төзекләндергәннәр
Айдар Кәримов

(Чирмешән, 30 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Туймәт авылыннан Айнур Кәримов әрәмә буендагы югалып баручы бер чишмәне тезекләндерү турындагы күптәнге теләген быел гамәлгә ашыра. Бу эшне башкарып чыгуда аңа авыл халкы булышкан.

Егерменче гасыр ахырында нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән чишмә җитди ремонт таләп итә иде.

Иң элек чишмәнең иске агач бурасын сүтеп алганнар, аны тирәнәйтеп, өч бетон боҗра урнаштырганнар. Әлеге төзелеш материаллары Айнур Кәримов һәм авыл мәчете ярдәме белән алынган. Су чыганагының өстенә түбә дә ясаганнар. Чишмәгә керү сукмагы да төзекләндерелгән.

70нче елларда, җәйге кызу көннәрдә, әлеге чишмә суын колхоз фермасында савылган сөтне суыту өчен файдаланганнар, сөт тутырылган бидоннарны суга батырып торганнар.

Әрәмә тавы итәгендә биш чишмә чыга. Әлеге төзекләндерелгән чишмәдән ерак түгел башлангыч алган «Күкертле чишмә»нең тарихы да кызыклы. Аны хәзер «Атлар чишмәсе» дип йөртәләр. Бер юлаучының аты шул чишмәдән су эчкән һәм авырткан аягы төзәлгән. Икенче исеме шуннан алынган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100