news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 41 районында бөртекле сабан культураларын чәчә башладылар

Республикада чәчү кампаниясе темплары көннән-көн арта.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенге көндә язгы чәчү 335,4 мең гектарда башкарылган, шулардан язгы һәм бөртекле культуралар — 268,9 мең га, шул исәптән арпа — 193,1 мең га, шикәр чөгендере — 13,6 мең га, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте..

Язгы бөртекле культуралар чәчүне республиканың 41 районы аграрийлары алып бара. Болар: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.

Язгы бодай чәчүгә Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары аграрийлары чыкты.

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары арпа чәчүгә кереште.

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Чистай районнары солы чәчә башлады.

Борчак, ясмык һәм нут чәчүгә түбәндәге районнар керештеләр: Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.

10 районда — Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнарында шикәр чөгендере чәчәләр.Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлмәт, Буа, Алабуга, Минзәлә, Нурлат һәм Спас районнарында горчица чәчү буенча яхшы темп күзәтелә.

Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Спас, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары аграрчылары көнбагыш чәчүгә керештеләр. Республика буенча чәчү эшләрен 1 млн. 766 мең га мәйданда башкару планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100