Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк булуын искәртә
Тоякларда проблемалар булу сыерның хәрәкәтләнүен киметә, аппетитын боза, хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, сыерларның тоякларын профессиональ чистарту — эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы.
Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекала буенча чистарта.
Мәсәлән, «Август-Мөслим» сөтчелек комплексы базасында шушы көннәрдә белгечләр-ортопедлар тоякларны функциональ чистарту буенча укулар узган. Чара барышында ветеринария табиблары Удмуртиядә эшләнгән яңа станокны сынап карадылар.
«Педикюр»га беренче булып килгән сыер башта бик гаҗәпләнде. Ә соңыннан, күрсәтелгән хезмәтләр аңа ошады, дип уйладым мин», — дип сөйли «Август-Агро» ИК баш технологы Наталия Козлова.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, «Август-Мөслим»дә 1871 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләр саны Германиядән кайтарыла торган голштино-фриз токымлы күп сөтле таналар белән тулыландырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз