news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

200гә якын татарстанлы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртты

Россиянең 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге авыл җирлегенә күчәргә теләгән гражданы ипотека рәсмиләштерә ала.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда быел республиканың 193 кешесе авыл ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртты. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кече шәһәр һәм бистәләрдә яшәүчеләрнең ташламалы ипотека кредиты хисабына торак шартларын яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде», — диелә хәбәрдә.

Россиянең 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге авылга күчәргә теләгән теләсә кайсы гражданы ипотека рәсмиләштерә ала.

Авыл ипотекасы шартлары буенча төзелеш объекты кечкенә авыл, зур авыллар, бистәләр һәм авыл агломерацияләре кергән авыл территорияләрендә, ягъни 30 меңгә кадәр халкы булган шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан булырга тиеш.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан еллык 3 процентка кадәр ташламалы кредит бирү буенча федераль ярдәмче программа эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot