Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү хакында сөйләде
Агросәнәгать комплексы паркын әзерләүгә 2 миллиард сум акча таләп ителә.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 2 миллиард сум акча кирәк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, алтышар мең культиватор һәм чәчкеч, 730 киң алучы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Уртача алганда техниканың 70 процентка якыны амортизация вакыты чикләрендә файдаланыла.
Республика техник модернизация программасы һәм «Росагролизинг» акционерлык җәмгыятенең ташламалы программалары ярдәмендә 2020 елда хуҗалыклар 480 трактор, 300 культиватор һәм чәчкеч, шулай ук 81 чәчү комплексы сатып алган.
Бүгенге көндә тракторларның – 68, чәчкечләрнең – 85, чәчү комплексларының – 65, культиваторларның 88 проценты ремонтланган. Техниканы әзерләү өчен барлыгы 3,7 миллиард сум акча кирәк. Хәзерге вакытта 1,5 миллиард сумлык запас частьләр сатып алынган, шуның 1 миллиард сумнан артыгы (тиешле сумманың 52 проценты) – язгы кыр эшләренә.
Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз